«Китап һәм яраткан герой турында»: фикер алышу (12+)

13 апрельдә 13 нче санлы китапханә яшьләр өчен фикер алышу сәгате үткәрде. Чарада матур әдәбият һәм аның кайбер жанрлары, китап укуның әһәмияте һәм аның кеше үсешенә йогынтысы турында сүз барды. 
Фикер алышу өчен түбәндәге сораулар тәкъдим ителде: Сез әдәбиятның нинди жанрларын беләсез? Хәзерге заманда нинди әдәбиятка ихтыяҗ зуррак?
Катнашучылар үзләре өстенлек биргән авторлар һәм укыган  китапларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Чара барышында яшь китап сөючеләрнең матур әдәбиятны яратып укуы ачыкланды. Совет һәм чит ил фантастикасын да игътибарсыз калдырмадылар. 
Китапханәче яшьләр прозасы авторларының китаплары; хәзерге заман язучылары; бәйгеләрдә җиңгән китаплар һәм әдәби премия номинантлары; мотивлары буенча видеофильмнар төшерелгән китаплар һәм китап–бестселлерлар турында сөйләде.

Поделиться: